ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Инвалидлар декадасы уңаеннан Шармыш авылы китапханәчесе “Поделись улыбкой» акциясендә катнашты.  75 яшьтән узган актив укучыларының өйләрендә булып кызыксындырган әдәбият белән таныштырды. Пенсионерларның күбесе дини китаплар белән кызыксынды. Алар көндәлек тормыш темаларына сөйләшүдән канәгать калдылар.

Олы Мишә аваыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә, үзенең бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, 1 төркем инвалид Каримов Гаптрәүф абыйны 80 яшьлек юбилее белән котлау оештырды. Инвалидлар декадасы уңаеннан бу чара “Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк” исеме астында үткәрелде.

"Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк” дигән акция кысаларында  Баландыш авыл китапханәчесе  Халыкара инвалидлар көне уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле авылдашыбыз Рәмис Гариповның өенә барып хәлләрен белеп кайтты. Аңа күчтәнәч-пакетлар һәм вакытлы матбугат бүләк итте.

Спортны бала чактан үз итеп яшиләр.   Олы Нырсы авылы мәдәният йортында яшьләр  арасында теннис ярышы булып узды.

Сауш авылы китапханәсендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан  фелдьшер  Якупова Х.М.  катнашында  авыл яшьләре белән “Без СПИДка каршы”  дип исемләнгән тематик сәгать  үткәрелде.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укытучылары делегациясе, профессор Гарифуллин Васил Заһит улының 60 яшьлек юбилеена багышланган, "Уку-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр массакүләм мәгълүмат чараларын куллану" IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Мәктәп директоры Миннекаева Г.Г. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хасаншина З. Р. 1 урынны яуладылар, дипломнар белән бүләкләнделәр.

Район мәдәният йортында өлкән сыйныф укучыларының һөнәри ориентациясенә багышланган чара булып узды.

 

Инвалидлар декадасы уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның кул эшләреннән "Күңел җылысын биреп" дип исемләнгән күргәзмә-ярминкә  оештырылды. Бу күргәзмәдә аларның күңел җылысын биреп башкарган эшләре урын алды. Китапханәгә килгән һәр кеше алар иҗат иткән сувенирларны һәм кул эшләрен сатып ала алачак.

Инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларыбыз белән “Бер җылы сүз җитә йөрәккә...” исемле очрашу булды. Китапханә хезмәткәрләре укучыларыбызны яңа китаплар белән таныштырды, күчтәнәч-пакетлар тапшырды.

Ярышларда  Олы Нырсы, Шәтке, Алан, Олы Мәтәскә, Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа, Теләче мәктәбе командалары үз – ара көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче урта мәктәбе командасы 1 урынга лаек булды! Теләче мәктәбе данын укучыларыбыз, Сармат Хәкимов, Антон Емельянов, Кәримә Губаева, Азиза Глумова яклады. Команданы ярышка Теләче урта мәктәбенең физик тәрбия бирү укытучысы Рәфил Рифат улы Хәкимов әзерләде. Котлыйбыз! Афәрин!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International