ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Татар халкы күбесенчә, кыен, авыр эшләрне  бергә, күмәкләп башкарырга күнеккән. Өмәгә күршеләрне, кардәшләрне, дусларны чакыралар. Бергә өй коралар, печән җыялар, каз йолкыйлар. Мондый күркәм матур йолалар бүгенге көндә безнең авылда да сакланып калган. 1 декабрь көнне Караширмә авылы клубы каршында эшләп килүче берләшмә кызлары, егетләре авылыбызның үрнәк гаиләләренең берсендә Нәкыя апаларда  "Каз өмә"сендә катнашты. Каз өмәсе уеннар, җыр, биюләр белән үрелеп барды. Чишмәдән каз юып кайтуга, хуҗабикә өмәдә катнашучыларны каз коймагы белән сыйлады. Киләчәктә дә бу күркәм йолалар сакланып калса иде дигән теләктә калабыз.

Шармыш авыл китапханәсендә "Наркотикларга юк" дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Китапханәче  презентация ярдәмендә укучыларга СПИД турында мәгълүмат бирде. Очрашу вакытында алар ВИЧ-инфекциянең нәрсә икәнлеге, аның СПИДтан нәрсә белән аерылуы, ВИЧ-инфекция юллары һәм инфекция мөмкинлеге, профилактик чаралар турында сөйләштеләр. Китапханәче ВИЧ-инфекция проблемасы бүгенге көндә һәркемгә кагыла дигән фикерне җиткерергә тырышты. Очрашуда катнашучыларның барысы да кызыл тасмалар белән бүләкләнде, бу кешеләрнең СПИД проблемасының мөһимлеген аңлавын символлаштырды. Укучыларга "СПИД - тормышка куркыныч" дигән буклетлар тәкъдим ителде, аларда үлемгә китерүче вирус, аның симптомнары, таралу һәм профилактикалау турында мөһим мәгълүмат бар.

Алан авылы китапханәсендә балалар театры атналыгы кысаларында «Тылсымлы театр дөньясы” дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрелде.  “Китап сөючеләр”  берләшмәсенә йөрүче балалар электрон презентациядән һәм китапханәче сөйләвеннән театрның борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш тарихын белделәр. Яшь укучыларыбыз танып-белү викторинасында катнаштылар,”Куян кызы”әкиятен рольләргә бүлеп укыдылар.

Баландыш авыл китапханәсендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан  "Без тормышны сайлыйбыз" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Яшьләр белән корылган әңгәмәдә бу чир турында кыскача мәгьлүмат бирелде.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 нче елның 17 нче декабрь көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Кулланучылар хокукын яклау" республикакүләм олимпиадада катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Декабрь аенда балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында иң яхшы яңа ел уенчыгына, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча эшләнмә һәм Кыш бабайга «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим»дигән видеоязма буенча район конкурсы узды.

18 декабрь көнне "Саба-Арена" спорт комплексында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 4 нче зона туры узды. Ярышларда Теләче муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Тимербаев Раил 1 урын, Мөбәрәкшина Чулпан 1 урын, Мөхәммәтшина Рәзилә 2 урын, Хәйретдинов Ибраһим 2 урын алды. Призлы урыннарны алган катнашучылар финал турында катнашачаклар, алар 25-26 декабрьдә Казан шәһәрендә узачак.

Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан  район мәдәният йортында “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Әлеге чарада Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина “Конферанс” номинациясендә 3 нче урынга лаек булып Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.


19
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

Тюлачинский районы командасы конкурста хөрмәт белән чыгыш ясады һәм мактаулы 2 урынны алды.


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

 2021 елның 15 декабрь көнендә Олы Саурыш авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтҗанова Хатирә Хәким кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хатирә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм  Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргәть Җамалетдинов Хатирә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International