Үзәк авыл китапханәчесе Хаҗипова Флера Әнвәр кызы 2 сыйныф укучылары белән "Әкиятләр дөнья буйлап йөри"дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Яшь укучыларыбыз анда күптәнге танышларын – Дюймовочканы, Көлсылуны очраттылар. Балалар нинди әкиятләрдән җыр һәм видеоөзекләрне танып белделәр, әкияти арифметик мәсьәләләр чиштеләр, татар халык әкиятләрен укыдылар.Чара балаларга үзләре укыган әкиятләрне искә алырга һәм тылсымлы әкияти атмосферага чумарга ярдәм итте.
Шул уңайдан Максабаш мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” дип исемләнгән информация сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының яшәү рәвеше, теле, милли бәйрәмнәре белән таныштылар.
Теләче урта мәктәбе һәм Тиләҗе төп мәктәбе базасында 2021-2022 нче уку елы сезонында Теләче муниципаль районы гомумбелем бирү мәктәпләренең егетләр һәм кызлар командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда 7команда егетләр һәм 3 команда кызлар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында 1 урынны Теләче урта мәктәбе, 2 урынны Шәдке урта мәктәбе, 3 урынны Үзәк урта мәктәбе яулады. Кызлар арасында 1 урынны Теләче урта мәктәбе, 2 урынны Шәтке урта мәктәбе, 3 урынны Олы Нырсы урта мәктәбе командасы яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр арасында Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан "Без бер авыл балалары" - дип исемләнгән теннис турниры уздырдылар.
Иске Җөри авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан "Татарстан һәм туган як белгечләре" дип исемләнгән интеллектуаль-танып-белү викторинасы үткәрделәр. Биремнәр балаларга бик кызыклы һәм катлаулы булды. Сораулар берничә юнәлештән торды: "Татарстан тарихы", "География", "Сәнгать", "Тел белеме һәм әдәбияты" һәм "Милли традицияләр". Барлык катнашучылар да зур активлык күрсәттеләр, туган як турында белемнәрен күрсәттеләр. Викторина презентация белән үрелеп барды
Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның ялын оештыру, мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан «Библиотерапия» технологиясе буенча эш алып барыла. Әлеге технология өлкән яшьтәге кешеләргә ялгызлыкны җиңәргә, психологик халәтне сакларга, уңай эмоциональ атмосфера булдырырга ярдәм итә. Уку вакытында баш мие эшчәнлеге, хәтер һәм игътибарлылык яхшыра. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән бергәләп укылган әдәбиятны, андагы сюжетлар, темалар буенча фикер алышалар, хис-кичерешләре белән уртаклашалар һәм шуның аша социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның шәхси проблемаларын аңларга, аларны кызыксындырган сорауларга җавап табарга тырышалар. «Библиотерапия» белән мондый даими шөгыльләнүләр нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге кешеләрнең интеллектуаль һәм эмоциональ хәле уңай якка үзгәрә, фикерләү сәләте киңәя, алар үзләрен социаль тормышта җайлашканрак итеп хис итәләр.
Элек-электән театр тәрбияви чара, кешеләрнең ял итү урыны булган. Республикабызда эшләп килүче театрлар белән беррәттән, хәзер инде район - авылларда да театр оешмалары, түгәрәкләре бар. Теләче урта мәктәбендә дә тулы көченә “Илһам” театр коллективы үз эшчәнлеген алып бара.
Баландыш төп мәктәбе китапханәсендә “Китапка икенче тормыш бүләк ит!”акциясенә йомгак ясалды.Акциянең максаты – мәктәп китапханә фондын әдәби китаплар белән баету,укучыларда китап укуга мәхәббәт уяту иде. Баландыш төп мәктәбе укучылары бу акциядә ел саен актив катнашалар.Әлеге акциядә башлангыч сыйныф укучылары арасыннан Гайнетдинова Раилә,Гарипова Алинә,Җәләлиев Муса,Хәйретдинов Габдрахим,Гыйләҗиева Мәдинә,Галимова Зәринә,югары сыйныф укучылары арасыннан Сафин Булат,Хәйретдинов Ибрахим,Галимов Адель,Ситдикова Камилә,Мөбәракшина Чулпан , Гыйләҗиева Зәлинәләр иң күп китап тапшыручылар булдылар.
Татар халык җырларына салынган төп мәгънә һәм идеяне төшендерү,аның кыйммәтен билгеләү.Татар халык җырлары турында укучыларның белемнәрен киңәйтү.Татар халык җырларына карата ярату хисләре тәрбияләү.Шул уңайдан 26 нчы октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән татар халык җырларын барладылар ,җырладылар.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә әңгәмә-сөйләшү үткәрелде. Язмыш сынавыннан берәү дә кача алмый һәм аннан беркем дә иминият таныклыгы сатып алмаган. Шуңа күрә тирә-юньдәге күрмәүчеләргә карата игътибарлы, миһербанлы, сабыр булсак иде!