Шул уңайдан Сауш авылы китапханәчесе “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче китап укучылары белән көзге табигатьтә ял кичәсе оештырды. Китапханәче тарафыннан күңелле программа әзерләнеп,төрле конкурслар оештырылып, көз темасына сынамышлар, мәкальләр укылды.Татар халык җырлары җырланып, язучыларыбызның шигырьләре укылды.
Һәр халык өчен буыннар алмашуы хәрәкәт итүче тарих көзгесе булып тора. Һәр халык сынаулар үтә: шатлык һәм кайгы көннәре була. Без, ата-бабаларыбызның батырлыкларын һәрвакыт истә тотарга бурычлыбыз. 15 октябрь, Хәтер көне уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә “Чал тарихтан килгән батырлык” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.
29 сентябрь көнне район мәдәният йортында мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С.Иксанов катнашында, район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә сүз грант бәйгеләрендә катнашу, дүртенче кварталда чаралар уздыру, территорияләрне чиста тоту хакында барды.
29 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 7 нче сыйныф укучылары өчен «Хезмәт кешене бизи» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате үткәрделәр. Уку залында балалар өчен «Һөнәрләр дөньясында» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларга хәзерге вакытта илдә кирәкле һөнәрләр турында сөйләде, китапханәдә булган әлеге тема буенча әдәбият белән таныштырды. Укучылар табышмакларга җаваплар әйтте, мәкальләрне искә төшерделәр.
Бу очрашуда район ветераннар советы рәисе Шамиль Галимҗан улы да катанашты. Очрашуга “Илгә көч-дәрт, иман иңеп торыр, өлкән затларыбыз елмайса” дигән күргәзмә һәм чәй табыны әзерләнгән иде.
Әлеге уеннар ярдәмендә балалар ирекле аралашырга, команда төзи белергә һәм анда уйнарга, тиз арада хәбәр итәргә, сикерергә, йөгерергә, ярышырга, шулай ук күңел ачарга өйрәнә.
25 сентябрь көнне балаларда танып-белү сәләтен үстерү, ел фасыллары белән якыннан танышу максатыннан Алан мәдәният йортында китапханә һәм мәктәп белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сөмбелә кунакка дәшә" дип исемләнгән чара уздырылды. Бәйрәмдә көзгә багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, мәкаләләр әйтелде, табышмак бәйгесе үтте, уеннар уйналды. Бәйрәм азагында балалар "Тылсымчы көз" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.
2021 елның 26 сентябрендә «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсе һәм Теләче районының 30 еллыгына багышланган «30 яхшы эш» акциясе кысаларында Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм клуб берләшмәсенә йөрүчеләр мәдәният йорты территориясен җыештырдылар.
Китапханәче укучыларны китапханә кагыйдәләре, андагы тәртипләр белән кыскача таныштырды. Чара барышында балалар китап эченә сәяхәт ясадылар. Андагы шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр һәм китаптагы иллюстрацияләр белән якыннанрак таныштылар, китаплардан өзекләр укыдылар. Бу чара балаларда китап укуга кызыксыну уятты. Алар үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар.
28 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә урта мәктәпнең беренче сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Китапханәче Газизова Рузалия “Мин яратам сине, Татарстан!” исемле мәдәни дәрес үткәрде. Татарстан буенча сәяхәт ясап балаларны кыскача Республикабызның мәдәни урыннары белән таныштырды.