ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

28 сентябрь көнне «Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәният үзәге»ндә «Казан дәүләт мәдәният институты» ярдәме белән керәшен фольклор коллективлары җитәкчеләре өчен халык биюләре буенча укыту семинары узды. Әлеге семинар фольклор-этнографик материалга нигезләнгән керәшен халыклары башкару традицияләре өлкәсендә мәдәният хезмәткәрләренең, хореографларның, җитәкчеләрнең, педагогларның һәм балетмейстерларның һөнәри осталыгын һәм белемнәрен күтәрүдән гыйбарәт. Семинарда Субаш авыл клубы мөдире Татьяна Романова һәм китапханәче Лидия Петрова катнашты. Семинар ахырында аларга сертификатлар тапшырылды.

25 сентябрь көнне Сауш авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәре “Яшеп Россия” Бөтенроссия   табигатьне саклау акциясенә кушылып, мәдәният йорты әйләнә-тирәсен, бакчасын җыештырдылар.

 28 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре янгын сүндерү бүлегендә эшләүче хезмәткәрләргә яңа китаплар,  журналлар тәкъдим иттеләр. Китапханәгә килүче газета-журналлар белән таныштыру максатыннан “Газета-журналларда күпме байлык“ исемле библиопресс үткәрделәр.

24 сентябрь Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә фельдшер Муликова Р.А авыл халкы белән тугәрәк өстәл артында очрашу уткәрде. Очрашу барышында фельдшер бугенге кондәге иң зур проблема COVID турында сөйләде һәм вакцинациянең мөһимлеге турында аңлатты. Килгэн халыкның сорауларына җавап бирде.

25 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә    “Китапханә, китап, мин – бергә дуслар” исемле библиографик дәрес үткәрелде. Китап - кешелек тарафыннан иҗат ителгән могҗизаларның берсе. Китаптан без үткәнебез һәм бүгенгесе турында беләбез, ул безне белем иленә кызыклы сәяхәткә алып бара. Бу көнне балаларга китапханә фондыннан ничек файдалану, китапханә кагыйдәләре һәм китап белән пөхтә эш итү турында аңлатмалар бирелде.

Табигать кочагында төрле спорт уеннары уйнап, көзге табигатьнен төсләренә, матурлыгына сокланып балалар күңелле ял иттеләр. Кул эшләре аппликацияләр ясау өчен төрле төсле матур яфраклар, чәчәкләр жыелды.  “Балачак иленә сәяхәт” дип исемләнгән сәяхәт бик күңелле үтте.

Мәктәп укучылары өчен "Культура для школьников" проектын тормышка ашыру кысаларында Күкчә авылы клуб мөдире китапханәче белән берлектә райондагы Рифкать абый Шәфиков оештырган мини музейга культпоход оештырды. Рифкать абый балаларга бик эчтәлекле итеп мондагы экспонатлар турында сөйләп үтте. Сәяхәт балаларга бик ошады, алар үзләренә күп мәгълүмат тупладылар.

26 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре "Яшел Россия" исемле экологик өмәгә кушылып, мәдәният йорты бакчасын һәм әйләнә-тирәсен җыештырдылар.

24 сентябрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә “На красной странице звери и птицы” дип исемләнгән презентациялар карау оештырылды.  Балалар  презентация аша Кызыл китапка кертелгән  кошлар һәм җәнлекләр турында өйрәнделәр.

26 сентябрь көнне, «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсе һәм Теләче районының 30 еллыгына багышланган 30 яхшы эш акциясе кысаларында, Ачы авылы мәдәният йорты территориясендә мәдәният хезмәткәрләре һәм клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашында өмә булып узды.​

«Яшел Россия» акциясендә,​ туган авылына битараф булмаган , табигатькә сакчыл карашлы, ә иң мөһиме вакытны файдалы итеп үткәрергә теләгән һәрбер кеше катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International