27 сентябрь көнне Ачы авыл мәдәният йортында балалар өчен уенлы спорт программасы оештырылды. "12 таякчык"дигән уен ишегалды уены дип санала. Бу уенда балалар аралашырга, команда төзи белергә һәм анда уйнарга , тиз арада хәбәр итәргә, сикерергә һәм йөгерергә, ярышырга, шулай ук күңел ачарга өйрәнәләр.
Бу истәлекле дата уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә авыл яшьләре катнашында “Шигърияттә туган җирем” дип исемләнгән әдәби уку уздырды. Чарада Теләче төбәге шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләрендә туган ягының гаҗәеп матурлыгын, аның бөеклеген һәм кодрәтен, чиксез киңлекләрен мактаган шигырьләре, хикәяләре кычкырып укылды. Әдәби уку “Туган ягыңны ярат һәм бел” дигән әдәби викторина белән тәмамланды.
Кунаклар гитара белән дусларча утыру атмосферасына чумдылар. Автор шигырьләре һәм җырлары, cover-танылган төркемнәр һәм авторларның версияләре яңгырады.
Катнашучыларның кайберләре, гади аккордларны кысып, халык җырларына әверелгән атаклы җырларны сайлап карадылар.
Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды. Барысы да мондый музыкаль кичәләрне ешрак үткәрергә кирәк дигән фикергә килде, чөнки, катнашучылар фикеренчә, мондый иҗади очрашулардан соң, тискәре фикерләр уза, күңелдә шатлык һәм рәхәтлек хисләре барлыкка килә.
25 сентябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Айдар мәктәбендә "Теләченең серле борынгылыгы" дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрде,шигырь конкурсын оештырды.Әңгәмә башында балалар Теләче районы нинди елда оешканын, үткәне, хәзергесе турында сөйләштеләр.Ә аннан диалог формасында хәзергесе урында, бу территориядә кеше өчен уңайлы яшәешен ачыкладылар, туган якның борынгы тарихын искә алдынды. Әлеге чарага китап күргәзмәсе оештырылды Теләче районының күренекле кешеләрен искә алдылар, шигырьләрен укыдылар. Балалар зур кызыксыну белән элегрәк безнең җирләрдә нинди халык яшәгәнлеге, нинди хезмәт коралларыннан файдаланулары турында сөйләштеләр. Нәтиҗә буларак, «Туган ягыңа мәхәббәтең чиксез һәм гомергә булсын" дигән сүзләр яңгырады.
Һәркем аны аерым бер хис белән ярата, үзенчә матур сүзләр белән мактый.Туган авылыбыз Олы Мәтәскәдә тырыш уңган кешеләр яши. Авылыбыз чишмәләргә бай. “Авыл чишмәсе”, “Таш чишмә”,” Акъяр чишмәсе”. “Акъяр чишмәсе”н авылыбыз фермеры Фатыхов Илнур Мулланур улы эшләде.”Таш чишмә”не шулай ук Шарипов Рафис Габдулла улы эшләде.”Авыл чишмәсе”нең коймаларын Валиев Ринат Корбангали улы һәм Салихов Рафис Газиз улы эшләделәр. Шул уңайдан 26 нчы сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре матур чишмәләребезне күрсәтү максатыннан фото-бәйге үткәрделәр.
Сауш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсендә катнаштылар һәм мәдәният территориясен иске корыган үлән һәм чүп-чар калдыкларыннан чистарттылар, куаклар һәм үләннәр кистеләр.
Авылларыбызны чиста тотыйк!
26 нчы сентябрь көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән районыбызда урнашкан "Туган авыл" территориясендә урнашкан музейга сәяхәт ясадылар. Районыбызның иң матур әлеге урынын эшмәкәр Рәфкать абый Шафиков үз көче белән булдырган. Балаларга әле сәяхәт бик ошады.
Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре сәүдә нокталарында эшләүче китап укучыларны яңа китаплар һәм газета-журналлар белән таныштырдылар.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Авдонина Л.Г. Саба, Теләче, Кукмара районнары, Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре гражданнарын 26 октябрендә видеоконференцэлемтә режимында шәхси кабул итәчәк
Бәйрәм белән!
Төзек, матур юллар теге яки бу төбәкнең, торак пунктның йөзен генә билгеләп калмыйча, халыкка зур уңайлыклар да тудыра. Юлсыз җирдә тереклек юк дәрәҗәсендә. Шушы хакыйкәтьне аңлаган хәлдә, бугенге бәйрәм көнендә районыбызның юл хуҗалыгында эшләучеләргә безнең хөрмәтебез, рәхмәтебез аеруча зур.