26 сентябрь көнне, «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсе һәм Теләче районының 30 еллыгына багышланган 30 яхшы эш акциясе кысаларында, Ачы авылы мәдәният йорты территориясендә мәдәният хезмәткәрләре һәм клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашында өмә булып узды.
«Яшел Россия» акциясендә, туган авылына битараф булмаган , табигатькә сакчыл карашлы, ә иң мөһиме вакытны файдалы итеп үткәрергә теләгән һәрбер кеше катнаша ала.