Бу проблеманың актуальлеге бөтен дөньяда наркотикларга бәйлелек алкогольгә караганда ешрак һәм тизрәк барлыкка килү белән бәйле. Әбде авыл китапханәсендә «Без тормышны сайлыйбыз» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Сүз наркомания, аның таралу сәбәпләре, шулай ук кешенең сәламәтлегенә, бигрәк тә яшь организмга нинди зыян китерүе турында барды. Чара "Наркомания - милләт куркынычы" дигән презентация карау белән үрелеп барды.
Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Хезмәт барышында кеше физик яктан ныгый, рухи яктан да чыныга, хезмәттәшләре белән аралашырга, уртак тел табарга да өйрәнә. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Әңгәмә барышында укучыларга кыскача шул турыда аңлату алып барылды.
23 нче гыйнварда Теләче урта мәктәбе укучысы Жаббарова Айгөл республика «Замечательный вожатый» конкурсының муниципаль этабында катнашты һәм җиңү яулады. Айгөлне отряд вожатыйлары конкурсына педагог - оештыручы З.Б. Кочергина әзерләде . Котлыйбыз!
25 февраль көнне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Әхмәтов Марат Готыф улы җитәкчелегендәге бер төркем район башлыклары китапханә эшчәнлеге белән танышты.
27 февраль көнне бөек рус язучысы Федор Абрамоның туган көненә Әбде авыл китапханәсендә «Жить в ладу с собой, со своей совестью» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда укучылар язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныша ала. Совет әдәбиятын үстерүгә үз өлешләрен керткән күренекле әсәрләрендә язучы күп гасырлык әхлак нигезләрен саклаган, вөҗдан, игелек, мәрхәмәтлек, хезмәт сөючәнлек турында халык күзаллауларына тугры булган. Аның романнары, повестьлары, хикәяләре төрле яшьтәге укучыга: яшь китап укучылардан алып өлкән буын вәкилләренә кадәр кызыклы һәм файдалы.
Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Теләче муниципаль районының 30 еллыгы уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Туган ягым, син гүзәл!" дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Күргәзмәдә Теләче районыннан чыккан язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат һәм аларның әсәрләре урын алды. Якташ язучыларның китапларына ихтыяҗ зур һәм һәрвакыт кешеләр күңеленә хуш килә. Алар туган як тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тоярга һәм аңларга ярдәм итә, туган җир турында белемнәрен киңәйтә һәм баета.
25 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гөрләвек» клубы әгъзалары өчен «Илһам Шакиров – кабатланмас моң иясе» дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Балалар 1960 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солисты булып эшләгән, мәшһүр җырчы Илһам Шакиров иҗаты белән таныштылар. Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров.
22 февраль көнне Алан авылы мәдәният йортында “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән районкүләм яшьләр фестивале узды. Алан авылы китапханәчесе килгән кунаклар өчен фойеда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмә әзерләде. “Туган якның күңел кошлары” , “Халыклар дуслыгы - чын дуслык”,”Милли ризык - табын күрке” дигән бүлекләрдән торган әлеге күргәзмә белән авыл халкы бик кызыксыну белән танышты.
26 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Туган телнең мавыктыргыч дөньясына сәяхәт» дигән квест үткәрелде. Әлеге уенда балалар төрле катлаулы биремнәр үтәделәр, шигырьләр укыдылар.. Чара мәктәп музеена экскурсия белән дәвам итте, анда укытучы Домолазова И.Ф. балаларны авылыбызның тарихы һәм көнкүреше белән таныштырды.
Айдар авыл китапханәсе Ростов өлкәсенең Красносулинск районы җирлекара үзәк китапханәсе оештырган «Нина Павлова китапларын укыйбыз» V төбәкара акциясендә катнашып диплом белән бүләкләнде.