ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

25 февраль көнне Казаклар авыл китапханәчесе Альбина Рәхмәтуллина китапханәгә йөри алмаучы өлкәннәрнең өйләренә барып, аларның хәлләрен белеп, китап-журналлар илтеп кайтты. Аларга яңа китаплар да тәкъдим ителде.

Рус язучысы Геннадий Паушкинга быел 100 яшь тула. Бу уңайдан Шәтке авыл китапханәсендә "Гений Русской литературы"дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды. Геннадий Паушкин 1921 елның 28 февралендә Казанда туган. Казан университетының тарих факультетын тәмамлаган. Төрле елларда «Комсомолец Татарии» редакциясенең мәдәният һәм сәнгать бүлеге мөдире, «Комсомольская правда» корреспонденты, консультант, ТАССР Язучылар берлегенең рус секциясе мөдире булып эшли. Безнең китап укучылар шагыйрьнең иҗаты һәм аның кызыклы китаплары белән таныша алалар.

23 февраль  - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында  бәйрәм концерты үткәрелде. Әлеге чарада Шәдке авылы китапханәчесе хорда җырлап катнашты.

Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучысы Вәлиәхмәтова Зәлия “ Парламент дәресе -2020”  конкурсы җиңүчесе булды. Зәлияне конкурска татар теле һәм әдәбияте укытучысы  Шәяхметова Гөлфия Наилевна әзерләде. Җиңүче Зәлияне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Председателе урынбасары Әхмәтов Марат Готович  һәм Теләче муниципаль районы башлыгы  Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович котладылар.

22 февраль көнне Әбде авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә «Ватанны яратыйк, Ватанга хезмәт итик» дигән чара үткәрелде. Бәйрәмнең башында аның тарихы, танылган якташларыбыз турында сөйләнде, презентация күрсәтелде. Соңыннан егетләр арасында спорт ярышлары үткәрелде һәм кызлар аларга үзләренең котлауларын җиткерде.

22 февраль көнне Әбде авыл китапханәчесе «Осталар шәһәре» клубы балалары белән Бөек Ватан сугышы ветераны Никитин П.П. һәм тыл ветераны Морозов В.А.-ны Ватанны саклаучылар көне белән котларга дип өйләренә килделәр. Үз куллары белән ясаган котлау открыткасы һәм зур булмаган бүләкләрен тапшырдылар. Котлаулар ветераннарны битараф калдыра алмады. Алар балаларны шатланып каршы алды, үзләренә күрсәтелгән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм үзләренең тормышта кирәк булган акыллы киңәшләрен бирде.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге тарафыннан Теләченең үткәне һәм бүгенгесе, гүзәл табигате, талантлы кешеләре турында әсәрләрнең артуына ирешү,  туган телне саклау һәм үстерү, әдәби әсәрләр иҗат итүче талантлы авторларны барлау, аларга ярдәм итү, иҗади мөмкинлекләрен үстерүне һәм әдәби әсәрләр иҗат итүгә кызыксыну уяту максатыннан 2020 елның 1 декабреннән 2021 елның 1 февраленә кадәр “Туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар” дип исемләнгән сәнгатьле сүз бәйгесе игълан ителгән иде.

«У войны не женское лицо…» социаль – гуманитар проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының истәлеген саклап калу өчен чаралар үткәрелә. Шул уңайдан Урта Мишә авылы китапханәчесе сугыш чоры баласы Нуриева Миңнур апаның өенә барып, хәлләрен белеште. Очрашу дулкынландыргыч үтте. Ул әнисе һәм әбисе белән ничек яшәгәнлеге һәм сугыш һәм аннан соңгы авыр ачлык еллары турында сөйләде. Бу елларны ачынып искә алды. Әңгәмә ахырында аңа игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткән өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Шулай ук «Йортларга китап нуры» акциясе кысаларында китапханәче яңа вакытлы мәтбугат белән таныштырды.

Баландыш авыл  китапханәсендә 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан “Сыналганнар, бурыч үтәгәннәр Ир-егетләр булып калалар” дип исемләнгән очрашуга әфганчы егетләр чакырылды. Вакыт узган саен еллар кочагына сыенып калган «әфган» сүзе  әле һаман аларның җаннарын тетрәндерә, таш-кыялар арасында башын салган  иптәшләре хакындагы авыр хатирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата. Кунаклар үзләренең балачак еллары, мәктәптә, хәрби хезмәттә булган  вакытлары турында сөйләшеп, чәй табыны артында ял иттеләр.

2021 елның 9 мартыннан 20 мартына кадәр ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге тарафыннан ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Кайнар линия эше оештырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International