ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 25 февралендә Теләче муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары М.Г.Әхмәтов һәм муниципаль район җитәкчеләре, министр урынбасарлары Теләче 2нче балалар бакчасында булды.

    25 нче февральдә Теләче муниципаль районында үткән эшлекле визит кысаларында Теләче урта гомумбелем мәктәбенә  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Председателе урынбасары Әхмәтов Марат Готович  килде.

Бүген Шәдке балалар бакчасында балалар үзебезнең авылыбызда туып үскән, хәзерге вакытта Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәп, шунда иҗат итеп ятучы авылдаш язучыларыбыз белән таныштылар. Балалар шагыйрләребезнең шигырләре, хикәяләре белән таныштылар, балалар авылдаш язучылырыбыз белән горурландылар.

Урта Мишә авыл клубында Ватанны саклаучылар бәйрәменә карата, Урта Мишә һәм Нырсы авылы үзешчәннәре катнашында "Ир асылы- ил бизи"  исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичә матур җырлар, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Мәдәни чараларда актив катнашучы үзешчәннәргә авыл җирлеге тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәмдә авыл җирлегенә кергән дүрт авылның үзешчәннәре чыгыш ясады.  Чара барышында Армия сафларында хезмәт итүче егетебезнең сәлам хаты укылды. Бәйрәм концерты бик күңелле булды. Барлык чыгышларда көчле алкышларга күмелде.

Һәр халыкның туган теле -  аның мәдәнияте, тарихи көзгесе ул. Халыкара Туган тел көне белән котлыйбыз! Туган тел көне уңаеннын  Теләче урта мәктәбендә  матур  класстан тыш чаралар  үтте.  Укучылар ана телендә матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли биюләр биеделәр. Дуслар , ана телебезнең байлыгын , матурлыгын, аһәңле яңгырашын  бергәләп саклыйк.

21 нче февраль көнне   Теләче урта мәктәбе директоры  А.Ф. Хафизов җитәкчелегендә укытучылар  командасы Теләче муниципаль  районы оешмалары, предприятияләре  һәм авыл җирлекләре  арасында оештырылган йөзү буенча   ярышларда  уңышлы чыгыш ясады һәм   II урынны яулады. Йөзү буенча ярышлар Теләче районы  кабат оешканлыгына 30 ел тулуга багышланган иде. Котлыйбыз!

20 февраль көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе Туган телләр  айлыгын йомгаклау   һәм Татарстан  Республикасы  Теләче муниципаль район  мәктәпләре арасында үткәрелүче   “Мәктәп театрына киң юл” проекты кысаларында  Фатих Хөсни иҗатына багышланган    “Иң гүзәл тел - туган тел”  III  районкүләм иҗади  бәйгесе уздырды. Бәйрәм тантанасында  Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Д.С., район Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., район мәгариф бүлеге методистлары Якупова Л.К., Хабибуллина С.Н. катнашты.

Сәламәтлек –ул чыныгу , дөрес туклану ,көндәлек режим , яхшы эмоцияләр, хезмә һәм хәрәкәт! Сәламәт булу өчен нишләргә,нинди яшәү рәвеше алып барырга?  Шуларны аңлату максатыннан 18 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнашты. Балаларга  сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә һәрвакыт шат күңелле булырга өндәделәр.

21 февраль көнне, "Дулкын" бассейнында, Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан, предприятие, учреждение һәм авыл җирлекләре командалары арасында йөзү буенча Беренчелек үтте. Иң яхшы нәтиҗәләрне түбәндәге командалар күрсәтте:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International