18-20 февраль көннәрендә Теләче муниципаль районының «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексында билбау көрәше буенча атказанган тренерлар Сәхәбетдинов м. м. һәм Шайхутдинов А. Ш. истәлегенә ХХІІ Бөтенроссия турниры булып узды.
Ярышларда 4 муниципаль берәмлекнең җыелма командалары катнашты: Лаеш, Теләче, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары. Ярышлар программасы буенча, ГТОның 2-нче баскычыннан 9-нчы баскычына кадәр барлык катнашучылар да чаңгы ярышлары, отжимание, сыгылмалы, озынлыкка сикерү, туловище күтәрү, биек арканда тартылу яки гер күтәрү буенча ярышты.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 19 нчы февраль көнне, Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих укытучысы Гилазова Э.Р. “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” дигән парламент сәгате үткәрде. Дәрестә Баландыш авыл җирлеге Советы депутатлары Мөхәмәтшин Р.Ш., Хуҗин Й.Р. , Җаббарова Г.Н. катнашты. Укучылар депутатлардан үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар
«Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Родник» Теләче муниципаль районында» эшләүче хезмәткәрләр ел саен спорт чараларында катнашалар. Районда елда үткәрелә торган волейбол, баскетбол, чаңгы узышлары, йөгерү, йөзү һ.б. спорт төрәренә актив катнашалар.
Хәзерге вакытта исәпкә алу кадрларын сайлау бара. Махсус укуны уңышлы узган 18 яшьтән дә яшьрәк булмаган һәр граждан исәпкә алучы була ала. Исәпкә алучы хатын-кыз да, ир-ат та булырга мөмкин. Халык санын алуда студентлар еш кына катнаша - алар үзләренең резюмеларында гражданлык активлыгы, оешканлык һәм яхшы аралашу сәләтләре күрсәтә алачак.
Шәдке балалар бакчасында бик маур гына музей төзелде,без бүген балалар белән мүзейга экскурсиягә бардык.Балалар татар халыкының милли киемнәрен,элкеге көн-күреш әйберләрен, бүгенге көндә нинди техника алыштырганын күреп белделәр.Бишек җырлары җырлап бишектә яраткан курчакларында йоклаттылар.
18 февраль көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы “Баланың шәхесен формалаштыруда туган телнең роле” дип исемләнгән методик атналык кысаларында “Өстәмә белем бирүдә, укучыларда хореография чаралары белән халык культурасына мәхәббәт тәрбияләү” темасына ачык дәрес уздырды. Әлеге чарада Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызы, директор урынбасары, методистлар, өстәмә белем бирү педагоглары катнашты.
15-17 февраль көннәрендә Теләче урта мәктәбендә 5 - 11 сыйныф укучылары өчен Бердәм Парламент дәресләре үтте. Туган телләр һәм халыклар бердәмлегенә багышланган дәресләрне тарих фәне укытучылары Т.Р. Шакуров һәм М.М. Ибраһимов , А.Г.Ахуновна үткәрделәр. Дәресләр бик нәтиҗәле һәм кызыклы үтте.
17 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә күренекле балалар шагыйрәсе Агния Барто тууына 115 ел тулуга багышланган «Күңелле балачак иле» дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача танышты, аның тормышыннан кызыклы фактларны белде. Аннан соң балалар үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте һәм Агния Бартоның шигырьләрен яттан сөйләделәр, викторинада катнаштылар. «Мин хәзерге балачак иленнән " дигән китап күргәзмәсе белән һәркем таныша ала иде.
Балалар викторина ярдәмендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Татар һәм рус телләрендә Муса Җәлил шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Мондый чаралар татар язучыларына һәм шагыйрьләренә карата хөрмәт һәм мәхәббәт уята, шулай ук уңай эмоциональ халәт тудыра.