7 – 9 нчы февраль көннәрендә татар әдәбиятыннан Республика олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучысы
Тимербаева Динә катнашты һәм җиңүче булды. Динә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Җиңүче Динәне олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсадуллина Зөлфия Наилевна әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
7 февраль февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә “Ак калфак “ хатын – кызлар клубына йөрүче китап укучылар белән, шагыйрә Илсөяр Иксановага – 55 яшь тулу уңаеннан “ Тылсымлы шигърият дөньясы” дигән темага әдәби кичә үткәрелде.
7 нче февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә шагыйрә Илсөяр Иксановага 55 яшь тулу уңаеннан “Балан чәчәге” китабына күзәтү үткәрелде.
Өлкәннәр ярдәмендә онытыла барган йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне барлыйбыз, фольклор кичәләр үткәрәбез. Бу проектның төп максаты: киләчәк буынга йолаларыбызны, уен – җырларыбызны тапшыру. 5 февраль көнне «Бердәм булып хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф сагында...» дип исемләнгән альбом эшләнде. Бу альбомда өлкәннәр авызыннан язып алынган җырлы – биюле уеннар урын алды. Шулай ук фольклор кичәләр үткәрү өчен сценарийлар һәм чигү үрнәкләре урнаштырылды.
Ул ТР Югары Советы Карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган. Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш — кызыл; Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка ак, янтавындагы түгәрәк яшел, калкан, бизәк һәм Татарстан язуы алтын төс белән йөгертелгән. Шәтке авылы китапханәсендә әлеге уңайдан тематик киштә ясалды. Китапханәгә килүче китап укучыларга аерым информацияләр үткәрелде.
7 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Татарстан Гербы” танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында сөйләде. Балалар Гербта сүрәтләнгән һәр төснең әһәмиятен белделәр. Чара ахрында викторинада катнаштылар.
5 февраль көнне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш., мәдәният йорты директоры Муллахметова А.А., Олы Мишә урта мәктәбенең 5 сыйныф җитәкчесе Миннебаева Г.Ш. белән берлектә “Үз газиз татар халкын да беркайчан да сатмады” дигән исем астында шигърият сәгате үткәрелде. Башкорт һәм татар халкының мәшһүр шагыйре Наҗар Нәҗминең шигырьләрен, халык язмышын кайгыртып язган публицистик язмаларын укып искә алдык. “Милли җаным” исемле китапта дуслары, каләмдәшләре, фикердәшләре дә үзләренең мәкаләләрендә, истәлекләрендә, шигырьләрендә Наҗар аганың ватанпәрвәрлеген, татарпәрвәрлеген, аның олуг шагыйрьлеген, аңа булган хөрмәтләрен ачык чагылдыралар.
8 февраль көнне Баландыш авылы җирлегендә халык җыены булды. Җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Нәҗип Накипович, транспорт һәм юл идарәсе министры урынбасары Усманов Айрат Нагим улы һәм башка оешма җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Баландыш төп мәктәбе директоры Хузин Й.Р. мәктәпнең 2020 елдагы эшчәнлегенә анализ ясап үтте.
6 февральдә Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары Олы Мәтәскә урта мәктәбендә, 2007 нче елда туган һәм аннан да яшьрәкләр арасында М. Ногманов истәлегенә багышлап үткәрелгән милли көрәш бәйгесендә катнаштылар һәм үз авырлыкларында көрәшеп, матур күрсәткечләргә ия булдылар.