ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Китапханәче балаларга уен формасында  китапханәдә үз-үзеңне тоту һәм китапханәгә язылу кагыйдәләре турында сөйләде. Яңа китаплар күргәзмәсе үзенең төрлелеге, матурлыгы белән балалар күңеленә  хуш килде. Алар зур кызыксыну белән  китаплар белән ничек дөрес мөрәҗәгать итү, китаплар ни өчен  кирәк һәм ничек барлыкка килү турында сөйләүне тыңладылар. Укучылар бик күп яңа, кызыклы нәрсәләр белделәр һәм китапханәчегә җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерделәр.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча, 10 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә,  “Сәламәтлек ачкычы – синең кулларда” исемле темага әңгәмә үткәрелде. Сәламәтлек – кешенең физик һәм рухи сыйфатларының җыелмасы ул. Сәламәт  булу –баланың  үзе, якыннары, гомумән, җәмгыять алдындагы бурычы, вазифасы. Ул шушы хакыйкатьне үзләштереп, аңлап яшәргә тиеш. Укучыларга “Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйм” исемле буклетлар таратылды.

Шушы уңайдан, Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Милли телем- татар теле" дип исемләнгән чарада төрле  шигырьләрне кычкырып уку кичәсе үткәрделәр.

Билгеле булганча, 2021 ел РФ Президенты Указы белән Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан,  Кече Мирәтәк авыл клубында бу темага стенд әзерләнеп куелды.

Бүген, ягъни 10 февраль  көнне, “Батыр” спорт комплексында һәм Теләче чаңгы базасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексы кысаларында узган  кышкы Фестивальдә мәдәният хезмәткәрләре дә актив катнашты.

9 нче февраль конне Олы Нырсы авылы мәдәният йортында, яшьләр белән мәдәният хезмәткәрләре берлегендә « Без терроризмга каршы»​ дип исемлэнгэн тематик сәгать узды. Әңгәмә барышында яшьлэр информацион стендлар һәм папкалар белән таныштылар.​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​

Мәкальләр телебезгә ямь өсти, аны матурлый. Безнең әби-бабаларыбыз бик күп мәкальләр белгәннәр, шуңа да аларның сөйләме бай, үткен һәм тәэсирле булган. Балаларга мәкальләрнең никадәр кирәклеген, татар теленндә аларны куллану ничек мөһим булуын аңлату максатыннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар өчен “Мәкаль җыймыйм, акыл җыям.” дип исемләнгән мәкальләр кичәсе уздырдылар.


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

Төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт хисе булдыру һәр буында яңадан тәрбияләнергә тиеш. Балаларыбызда бу сыйфатны иртәрәк булдырган саен, аларның көче дә шулкадәр югары була.
Милли региональ компонентны тормышка ашыру максаты беләнТеләченең беренче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштыру максатыннан бүген күңелле чара оештырылды.
Татар теле тәрбиячесе Сабирҗанова Л.М. Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре белән таныштырды, балаларда шул халыкларның яшәү рәвеше, милли киемнәре, халык авыз иҗаты турында күзаллау формалаштырды. Әлеге белемнәрне тормышта кулланырга өйрәнү шушындый дәресләрнең бурычлары булып тора.

8нче февраль көнне  Теләче авылы мәдәният йортында авыл җыены булып узды. Ел да оештырыла торган бу җыенда Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов А.Н., Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Н.Н., районыбызның башка тармак җитәкчеләре һәм җирлектә яшәүче кешеләр катнашты. Җыенда безнең Теләче 2нче балалар бакчасы мөдире Хәсәншина Ф.Ф. чыгыш ясады, ул  балалар бакчасының эшчәнлегенә кыскача анализ ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International