ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

10 нчы февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә «Китапханә белән танышу» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Балалар китапханә белән таныштылар, китапханәдә үз- үзеңне  тоту, китап белән эш итү кагыйдәләре, мөстәкыйль укуның мөһимлеге турында белделәр. Яшь китап укучылар әкият геройлары буенча һәм “Дәү әни” әзерләгән «Тылсымлы кармактан әкиятләр» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Шушы уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Милли телем- татар теле" дип исемләнгән шигырьләр уку кичәсе үткәрделәр. Балалар Габдулла Тукай, Роберт Миңнуллин һәм Шәүкәт Галиев шигырьләрен яратып укыдылар.

Ачы авыл китапханәсендә "Светлое имя Пушкина" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә  бөек шагыйрьнең тормышы, аның гаиләсе, дуслары һәм иҗатының мөһим вакыйгалары турында сөйләүче  китаплар тәкъдим ителде.

11 нче  февральдә Теләче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда 7 нче сыйныф  укучылары “ Үткәннен белмәгәннең-киләчәге юк”темасына экскурсиядә катнаштылар.  Музей җитәкчесе З.Р. Хәлилова укучыларны татар халкының тарихы, көнкуреше белән таныштырды. Татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Г.Р. Сәлмәнова укучыларга  кызыклы сораулар бирде. 

Һәм, әлбәттә, үзенең теле. Аны саклау-бик мөһим бурыч. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республикабыздагы күп милләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бүген  балалар бакчасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан әлеге вакыйгага багышланган чара узды. ​ Бәйрәмдә балалар өлкәннәр белән бергә халык җырлары җырладылар, татар  биюен биеделәр,  халык уеннары уйнадылар.

 

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 елның 21 февральда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Теләче урта мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Туган тел- халык байлыгы “темасына сыйныф сәгатьләре үтте. 3 нче сыйныфта  “Туган тел- халык байлыгы “ темасына  сыйныф сәгатен башлангыч сыйныф укытучысы Г.З.Фәрхуллина уздырды. Укучылар туган тел турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр .

Шармыш авылы китапханәчесе «Сестрички привычки» исеме астында саф һавада сәламәтлек дәресе үткәрде. Әлеге очрашу вакытында китапханәче балаларга спортның сәламәт яшәү рәвешенең бер өлеше булуы турында сөйләде. Аннан соң балалар сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсында катнаштылар, кемнең нинди спорт төре белән шөгыльләнүе, үзләренең спорт казанышлары турында сөйләделәр.  Үзләренең көчләрен, җитезлекләрен  спорт ярышларында күрсәттеләр. Шулай ук  «Все о вашем здоровье» дигән күргәзмә әзерләнде, анда спортның төрле төрләре, сәламәт яшәү рәвеше турында әдәбият тәкъдим ителде. Уртак көч белән бу чарага плакатлар әзерләнде, алар безнең күргәзмәне бизәделәр.

8 нче февраль көнне Теләче авылы мәдәният йортында Теләче авыл җирлегенең   җыелышы булып үтте.  Җыелышта  Теләче муниципаль районы башлыгы  Н.Н Хаҗипов ,Татарстан Республикасы транспорт  һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары А.Н.Усманов, , Теләче муниципаль районы башлыгы  урынбасары А.Г.Фәтхуллин, башкарма комитет җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин һәм оешма  җитәкчеләре катнашты. Җыелышта Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов  мәктәпнең узган ел эш нәтиҗәләренә йомгак ясады һәм алда торган максатлар,  бурычлар белән таныштырды.

Бүген безнең Шәтке балалар бакчасына  “Куркынычсыз юл йөрү” профилактика  бүлеге җитәкчесе Ягафарова  Гүзәл Назыйф кызы  килде. Бакча тәрбиячеләре балалар белән бергә “Бүре һәм кәҗә бәтиләре” диген әкияткә кызыклы чара күрсәттеләр. Гүзәл Назиповна балаларга бүләкләр тапшырды. Балаларга  «кунак апалары» бик охшады, алар  тагы  кабаттан кунакка чакырып калдылар. »


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International