ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Кешене кеше иткән , халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит! Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате , җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре белән дан тота авылым, төшләргә кереп саташтыра торган туган як нәкъ шушындый була инде ул.   11 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүчеләр белән “Яклыйк,саклыйк сине Туган җир!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.  Бу чарада укучыларга туган илнең, туган җирнең, туган авылның никадәр якын һәм кадерле икәнен аңлаттылар. Алар үзләре дә туган авылны ничек яратуларын сөйләделәр. Кичә бик үтте.

Шуңа күрә дә аның музеена  бу айда экскурцияга килүчеләр бихисап.  10 февраль  көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары, татар теле укытучысы Хәйретдинова Язилә Рифкать кызы җитәкчелегендә , музейга  килделәр. Китапханәче аларны язучының тормыш юлы, иҗат җимешләре  һәм музейдагы экспонатлар белән таныштырды.  Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Буген Шәдке балалар бакчасында, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, кечкенәләр төркеме белән  сөйләм үстерү   һәм предметларны татарча үз телендә чиста итеп әйтү максатыннан әңгәмә узды.

Кешене кеше иткән , халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит! Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате , җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре белән дан тота авылым, төшләргә кереп саташтыра торган туган як нәкъ шушындый була инде ул.   11 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүчеләр белән “Яклыйк,саклыйк сине Туган җир!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.  Бу чарада укучыларга туган илнең, туган җирнең, туган авылның никадәр якын һәм кадерле икәнен аңлаттылар. Алар үзләре дә туган авылны ничек яратуларын сөйләделәр. Кичә бик җанлы килеп чыкты.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында  массаж кабинеты эшли. Массаж хезмәтен шәфкать туташы ГалимоваЗ.Р. күрсәтә. 2020 елда «Медицина массажы», «Шәфкатьтуташы-терапиясы» программалары буенча квалификация күтәрү курсларын үтте,  белемнәрен яңартты. Сертификацияле белгеч үз эшен белеп, һәр клиентка индивидуаль якын килеп башкара.

11 февраль көнне Баландыш мәдәният йортында “Булган алар, тарихта милләт эзен сакларга тырышучы  олуг затлар - аларның иң олысы һәм иң бөеге – Илһам Шакиров” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Бу информацион сәгатьтә яшь буынга олуг затларыбыз турында мәгълүмат бирелде. Презентация аша укучылар халкыбызның  яраткан улы, профессиональ  җырчысы   Илһам  Шакировның  тормышы  һәм бай  иҗат   юлы  белән таныштылар, татар музыка сәнгате, җыры белән кызыксындылар.

Шул уңайдан, 11 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Әфганстан - тере хәтер» дип исемләнгән буклетлар әзерләде. Әфган сугышы тарихы һәм аның геройлары белән таныштыручы буклетлар китап укучыларга таратылды. Буклетлар хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән сугышчыларның батырлыгы истәлегенә ясалды.

Безнең әби-бабаларыбыз бик күп мәкальләр белгәннәр, шуңа да аларның сөйләме бай, үткен һәм тәэсирле булган. Балаларга мәкальләрнең никадәр кирәклеген, татар телендә аларны куллану ничек мөһим булуын аңлату максатыннан, Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Мәкаль җыймыйм, акыл җыям” дип исемләнгән мәкальләр кичәсе уздырдылар.

Әлеге акция кысаларында китапханәче Л. Петрова өйләргә йөреп, өлкәннәрне китап, газета – журналлар белән тәэмин итә. Чираттагы баруда Габдрахманова Вера апа яңа кайткан китаплар, журналлар белән таныштырылды.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча, 10 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә  клуб белән берлектә  “Сәламәтлек ачкычы – синең кулларда” исемле темага әңгәмә үткәрелде. Сәламәтлек – кешенең физик һәм рухи сыйфатларының җыелмасы ул. Сәламәт  булу –баланың  үзе, якыннары, гомумән, җәмгыять алдындагы бурычы, вазыйфасы. Ул шушы хакыйкатьне үзләштереп, аңлап яшәргә тиеш. Укучыларга “Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйм” исемле буклетлар таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International