30 январь-1 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары арасында татар теленнән республика фән олипиадасы узды. Баландыш төп мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия уңышлы чыгыш ясап , призлы урын яулады. Җитәкчесе Зәйнуллина Рушания Хәким кызы.Котлыйбыз!
2020 елның 31 гыйнвар көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Абдуллина Тәгъзимә Вәлиәхмәт кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тәгзимә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин hәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы да, Тәгзимә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Һөнәрнең нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык,күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль икәненә төшендерүгә ирешү максатыннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында « Һөнәрләр илендә» диеп аталган шөгыль узды. Тәрбияче Сабирҗанова Л.М. белән берлектә балалар авыл хуҗалыгы эшләре белән таныштылар, аннан кызыклы «Кемгә нәрсә» дидактик уенын уйнап белемнәрен ныгыттылар.
1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. 26 гыйнвар көнне, тарихи дата уңаеннан, Айдар авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Ленинград блокадасы-тарихның онытылмас бите"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Укучыларга сугышның авыр көннәре, Ленинград камалышында яшәгән балалар, Ленинград укучысы Таня Савичеваның көндәлеге, аның гаиләсе һәм сугышка кадәрге тормышы, кызның ничек итеп якыннарын югалтуы, блокадада калуы турында сөйләделәр. Камалыштагыларның икмәк нормасы, икмәк карточкаларының нәрсә икәнлеге турындагы әңгәмә балаларда зур тәэсир калдырды.
Бу көнне 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелде. Блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә кичерергә туры килгән нәрсәләрне кичерү-ул чын батырлык. Бу хакта безгә барыбызга да истә тотарга Һәм хәзерге буынга җиткерергә кирәк. Кешеләр ул дәһшәтле сугыш турындагы мәңгелек хәтерне сакларга бурычлы. Шул уңайдан , 26 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән «Блокадалы икмәк»акциясе үткәрделәр. Чара барышында акциядә катнашучылар Ленинград халкының батырлыгы һәм кыюлыгы турында белделәр. Алар хөрмәтенә Хәтер шәме кабызылды.
Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә «Холокост – больше никогда» дип исемләнгән аңлату сәгате узды. Холокост - инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән "ут белән юк итү" дигәнне аңлата. Дөнья тарихында Холокост дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар.
Җыелышта Теләче муниципаль район башлыгы Хаҗипов Н.Н., Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.. Авылда мәдәният тормышы турында Габдуллина Ф.Н. сойләп үтте. Фоейда “Сәйлән” һәм “Кояшкай” берләшмәләренең кул эшләреннән күргәзмә куелды.
Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә «Холокост – больше никогда» дип исемләнгән аңлату сәгате узды. Холокост – инглиз теленнән һәм борынгы грек сүзеннән "ут белән юк итү" дигәнне аңлата. Дөнья тарихында Холокост дип 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар.
2021 елнын 25 январендә Шәтке мәдәният йортында авыл җирлеге Советының 2020 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль район башлыгы Хаҗипов Н.Н., Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Авылда 2020 елда мәдәният тормышы турында Габдуллина Ф.Н. сойләп үтте. Фоейда “Сәйлән” һәм “Кояшкай” берләшмәләренең кул эшләреннән күргәзмә куелды.
Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре 27 гыйнвар көнне янгын сүндерү бүлегендә һәм сәүдә нокталарында булып Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан татар классик язучыларның әсәрләрен тәкъдим итте.