Ачы авыл китапханәсендә М.Е. Салтыковның тууына 195 ел тулу уңаеннан «Мир Салтыков-Щедрина» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Язучының әсәрләре буенча күзәтү үткәрелде.
"Әллүки" балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Фәрит кызы бу эшне яратып башкара. Бакчада балалар татар халык уеннарын уйнап, әкиятләрен тыңлап, шигырьләрен сөйләп үсәләр.
Менә алар Алан мәдәният йортында кунакта.
Фронт юллары урынында яңа шәhәрләр,авыллар барлыкка килде, ә сугыш хәтирәләре онытылмыйлар...
Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Ленинград блокадасы- каһарманлык символы"-дигән хәтер сәгате уздырылды.
"Блокадалы икмәк" Бөтенроссия акциясе кысаларында Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә батырлык дәресе үткәрелде. Укучыларга “Ленинград блокадасы” исемле презентация күрсәтелде. Фашизмның илебезгә китергән иң зур фаҗигәләрнең берсе безнең хәтердә мәңге сакланыр! Дөньялар тыныч булсын, сугыш уты кабат кабынмасын!!!
Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре клуб берләшмәләренә йөрүче балалар өчен “Үлемне җиңгән шәһәр” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрделәр. Укучыларга блокаданың, Ленинград халкына нинди сынаулар аша узарга туры килүе, блокададагы кыз Таня Савичеваның көндәлеге һәм фаҗигале язмышы турында сөйләнде. Шулай ук укучылар игътибарына “Ленинград батырлыгы ” дигән электрон презентация тәкъдим ителде һәм “Тынгысыз шәһәр” дип исемләнгән әдәбиятка күзәтү үткәрелде.
27 январь көнне Баландыш мәдәният йортында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан тематик дәрес-очрашу үткәрелде. Бу чарада 3-4 сыйныф укучылары катнашты. Балалар белән татар теленә һәм мәдәниятына кагылышлы башваткычлар чишеп, телебезнең ни кадәр күпкырлы һәм бай булуы аңлатылды.
18-27 гыйнвар көннәрендә «Блокадалы икмәк» дигән хәтер акциясе уза. Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре бу акциягә кушылдылар һәм «Блокаданың онытылмас авыруы» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.
Сез, мөгаен, « Ана капиталы» программасы турында ишеткәнсездер, ә бәлки анда катнашкансыздыр. Әлеге федераль программаны 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча кабул иттеләр.
2021елның 26 гыйнварында Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л. З. тарафыннан рус халык әкиятләрен уку буенча яңа технология кертелде. «Шалкан» әкиятен тыңлаганнан соң балалар әкияттән өзек күрсәттеләр. Әкиятне уйнатыр алдыннан балалар үзләре рольләрне бүлештеләр. Чара ахырында укылган әсәр турында фикер алышу булды. Балалар буш вакытларын файдалы итеп үткәрделәр. Әкият балаларны тәрбияләүнең нәтиҗәле чарасы булып тора.
2021 нче елның 22 нче гыйнварында Теләченең 2 нче балалар бакчасы базасында «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Зиннәтова Г.Р. Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында балалар белән кинотренинг үткәрде.