Әлеге вакыйга уңаеннан «Моя любимая сказка с зимним сюжетом» дигән темага рәсем конкурсы игълан ителде. Яшь китап укучылар рәсемнәр ясадылар һәм алардан «Угадай, из какой сказки эти герои» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Әкият сөючеләр өчен «Сказки - подсказки» күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда яраткан китап битләренә сәяхәт кылырга һәм яраткан геройларында кунакта булырга мөмкин. Шулай ук укучылар китапханәдә әкиятләр турында кроссворд чишә алалар.
Баландыш авыл китапханәсенең китап укучысы һәм мәдәни чараларда актив катнашучысы Тимербайев Илсаф "Татар сүзе" республика бәйгесендә катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
14 январь көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 2021 нче ел – Татарстанда телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Туган телнең асыл байлыклары" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәгә «Ак калфак» оешмасына йөрүче хатын-кызлар чакырылган иде. Алар белән табышмакларга җаваплар табылды, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде, яңа 2021 елга эш планнары белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Теләче муниципаль районы Олы Нырсы авылында гражданнарны кабул итте. Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар белемен арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүмат җиткерү иде.
19 нчы гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбендә « Мәгариф” журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева белән “ Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Галия Хабибрахманова укучылар белән очраштылар. Очрашуда баш мөхәррирләр үзләренең журналлары белән таныштырдылар һәм журналларда уздырыла торган кызыклы бәйгеләр турында да сөйләделәр.Очрашу бик файдалы булды.
2021 елнын 16 гыйнварында “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге һәм “Олимп” яшьләр үзәге белән берлектә 2006-2008, 2003-2005 нче елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча ачык район турнирын үткәрде.
Ярышта барлыгы 9 мәктәптән 130укучы катнашты.
Барлык җиңүчеләргә диплом, медальләр тапшырылды.
13 – 15 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус әдәбияты фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы булып узды. Рус әдәбияты фәне олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары
Ахметова Асель белән Антонова Азалия катнаштылар һәм региональ этапта призерлар булдылар, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Укучыларны олимпиадага рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р. Мөхәмәтшина әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
2 сыйныф укучысы Сәид К. "Җәлил укулары" конкурсының йомгаклау этабында "Җәлил татар телендә" номинациясе буенча җиңү яулады. Мәктәп администрациясе Сәидне зур җиңүе белән котлый һәм аңа киләчәктә зур уңышлар тели.
Айдар авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нәфис сүз"берләшмәсенә йөрүче Фәләхов Тәбрис "Татар сүзе" республика бәйгесендә катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
"Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә "Мунчала ясау өмәсе" күренеше белән катнашып, Югары Мәтәскә авыл клубы каршында эшләп килһче "ФАЗЫЛ ЧИШМӘСЕ" Халык фольклор коллективы Лауреат дипломы белән бүләкләнде.