ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Туган телем – моңлы көем” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны татар шагыйрьләренең туган тел турындагы шигырьләре белән таныштырды, “2021 ел - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Балалар туган телебезгә, туган ягыбызга багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче беренче номерлы балалар бакчасы  базасында үтте һәм анда 5 педагог  көч сынашты.  Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр.

Шушы уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә “Холокостны хәтерлик, онытмыйк!”  дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу, толерантлык формалаштыруга ярдәм итү, милләтара ызгыш һәм түземсезлек профилактикасы максатыннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Экстремизм тынычлыкка янау” исемле темага мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Чара барышында теракт барлыкка килгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Төрле ситуацияләр һәм алардан чыгу юллары каралды. «Русия террорга каршы»  исемле буклетлар белән таныштырылды.

Татарстанда татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителгән иде. Татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатларында уздырылган әлеге бәйгедә Айдар авыл китапханәсеннән Фирүзә Фәләхова катнашып , Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Борынгы Грециядән һәм борынгы Кытайдан безгә ясалма чәчәкләр ясау һөнәренең ничек үсүе турында мәгълүматлар килеп җиткән. Шуңа күрә, бу кул хезмәте төре – яңалык түгел. «Салават күпере» клубы балалары һәм китапханәнең даими укучылары  кәгазь чәчәкләр ясап, чәчәкләр турында табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип исемләнгән почмак булдырылды. Бу почмакта “И, газиз туган телем”, “Туган телнең асыл байлыклары” дигән бүлекләр урын алды. Шулай ук «Татар халык ашлары», «Милли бизәкләребез» дигән бүлекләр һәм милли йолалар, гореф-гадәтләребезне яктырткан альбомнар урын алды. Бу почмак ел дәвамында эшләячәк. Барлык китап укучылар күргәзмә белән таныша алачак.

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мөхәммәтшина Гөлфия "Татар сүзе" республика бәйгесендә катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Укучылар арасында туган телне популярлаштыру максатыннан  Алан авыл китапханәсендә "Татар телем - туган телем, киләчәк шатлык гөлем!” дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Балаларга татар фольклоры дөньясына чумарга, аның төрле жанрлары: бишек җырлары, мәкальләре, табышмаклары,  легендалары һәм әкиятләре белән танышырга тәкъдим ителде. Журнал дүрт биттән торды. Беренче бит - "Тел-милләтнең сакчысы", икенче бит - "Тел турында күренекле  кешеләрнең фикерләре", өченче бит - "Туган телем - моңлы көем", дүртенчесе -"Үз телемдә уйлыйм, көйлим, сөйләшәм". Чара "Туган тел"җыры белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International