ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган тылсымлы йолалар бар минем халкымда. Шуларның берсе – сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “ зәрә откасы”
пешерүләре турында әбием бик яратып сөйли иде.Бала – чага билгеләнгән бер көнне өйдән - өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр.

4 нче апрель көнне Иске Җөри  урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында “Имин тәгәрмәч – 2017” бәйгесенең район туры үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән  командалар  килгән иде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан, төгәллек, җитезлек сорый иде. Балаларның берсе дә югалып калмады – бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр. Баландыш төп мәктәбе укучылары Гилазова Таңчулпан һәм Галлямов Мурат “Знатоки правил дорожного движения” номинациясендә 1 нче урынны алдылар. Җитәкче – Сафина А.Ә. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

2017 елның 9 нчы апрель көнендә Шадке авылында яшәуче  тыл  ветераны Галиева Разия Шигабетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Разия апага  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

2017 елның 29 нчы апрель көнендә Олы Нырсы авылында яшәуче  Бөек Ватан сугышы  ветераны Гобәйдуллин Гарифула  Гиният улына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Гарифулла абыйга  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

Теләче 2нче балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында экологик КВН уздырылды. Балалар бик күп төрле биремнәр үтәделәр: кроссворд, табышмаклар чиштеләр. КВН бик кызыклы узды, балалар биремнәр үтәп кенә калмадылар, үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат та алдылар.

2017 елнын 4 аенда, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар нигезендэ, 1 сыердан  сот саву буенча беренче урында «Агролак» ЖЧЖ  тора, ул  1 сыердан  январь аена 2863 кг сот савып алган, икенче урында «Алан» ЖЧЖ, анын 1 сыердан  сауган соте  2200 кг, оченче урында «Тан» ЖЧЖ , 1 сыердан савылган соте  2019 килограммны  тэшкил итэ . Район буенча бу курсэткеч  1727 кг.

2017 елнын 4 аенда, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар шуны курсэтэ, могезле эре терлектэн ит житештеру буенча беренче урында «Алан» ЖЧЖ  тора, ул  1 баш яшь терлеккэ  4 айга  83,6 кг ит житештергэн, икенче урында «Тан» ЖЧЖ, анын 1 баш яшь терлеккэ житештергэн ите 75,4 кг, оченче урында «Агролак» ЖЧЖ , 1 баш яшь терлеккэ 70,9 килограмм ит житештергэн. Район буенча бу курсэткеч  69,0 кг.

4 май көнне Бөек Җиӊүнеӊ 72 еллыгы уӊаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә «Җиӊү язын якынайтты сезнең батырлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә  сугыш темасын яктырткан китаплар һәм папкалар урын алды.

Кече яшьтән үк   балалар бакчасында да тәрбияче балаларга милләтләрнең күп булуын, халыклар дуслыгы турында әңгәмәләр алып бара. Безнең  республикада төрле халык милләтләре яши. Бүген тәрбияче балаларны   Идел буе халыкларының тормышы, көн-күреше белән таныштыруны дәвам итте. Һәр милләтнең матур киемнәр белән киендереп  ясалган курчаклары балаларга бик ошады. Һәр халыкның үзенә генә хас гореф-гадәтләре, тормышлары бар. Чуаш, мордва, башкорт, удмурт, мари халыклары турында җырлар тыңлау, шигырьләр уку, уеннар уйнау балалар өчен күңелле.

 Бу эш балалар һәм тыл ветераны Хәсән абый ярдәмендә башкарылды. Утырткан агачлар истәлек булып, балалар белән бергә «үсеп», бакчага ямь биреп торачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International