Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган тылсымлы йолалар бар минем халкымда. Шуларның берсе – сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “ зәрә откасы”
пешерүләре турында әбием бик яратып сөйли иде.Бала – чага билгеләнгән бер көнне өйдән - өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр. Азыктөлек җыеп йөргәндә мондый такмак әйткәннәр:
Карга әйтә: кар, кар,
Туем җитте, барр, барр,
Ярма, күкәй алып бар,
Сый, маеңны салып бар.
Шулай җыйган ризыклардан тауда зур казанда ботка пешергәннәр. Бу бәйрәмне быел без дә 2 май көнне үткәрдек. Балалар бакча янында яшәүчеләрдән кирәкле әйбеләр җыйдылар, һәр кешлене бәйрәм белән котладылар. Соңыннан пешкән ботканы бергәләп балалар бакчасы ишегалдында ашадылар. Карап торучы кунаклар да боткадан авыз итте.