4 нче апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында “Имин тәгәрмәч – 2017” бәйгесенең район туры үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән командалар килгән иде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан, төгәллек, җитезлек сорый иде. Балаларның берсе дә югалып калмады – бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр. Баландыш төп мәктәбе укучылары Гилазова Таңчулпан һәм Галлямов Мурат “Знатоки правил дорожного движения” номинациясендә 1 нче урынны алдылар. Җитәкче – Сафина А.Ә. Җиңүчеләрне котлыйбыз!