ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Шулай ук Гөлшат Зайнашеваның тормыш юлы белән танышып, балаларга язган шигырьләрен карап үтелде. Күп кенә шигырьләре аның жырларга салынган.

Кичә  төрле уеннар, күңелле ярышлар белән үрелеп барды. Әлеге чарадан берәү дә бүләксез китмәде. Соңыннан Кыш бабай белән Кар Кызы өйдән өйгә йөреп балаларны бәйрәм белән котлады.

Шиһабетдин Мәрҗани  –  мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология,  этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗани турында газета-журналларда басылып чыккан мәгълүмәтләр урын алды.

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә «Мы с этим именем живем, мы этим именем гордимся» дигән күргәзмә эшләп куелды. Л.Н.Толстой тирән белемле язучы, философ. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗат юлы турындагы әдәбият тәкъдим ителә һәм китап укучыларга шул китаплар буенча күзәтүләр ясала.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 1956 елда, җырчы булу өмете белән, үзен сынап карарга була. Н. Василова “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Беләзегем-йөзегем”, “Кәккүк”, “Җиде елга”, “Киек казлар”, “Әйтергә микән, әйтмәскә микән” һ.б.  халык җырларын яратып башкара. Җырчыга  1979 елны “ТАССРның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә җырчыны искә алып әңгәмә үткәрелде.

16нчы гыйнвар көнне мәктәбебездә  районның физика фэне  укытучылары семинары булып узды. Семинарда 8нче сыйныфта физика фәненнән ачык дәрес күрсәтелде (Шакирова Ә.З.), шулай ук физика фәнен укытуга кагылышлы сораулар да каралды.

Бүген Баландыш төп мәктәбендә пожар куркынычсызлыгы буенча  дәүләт тикшеруе утте.

Китапханәче Гиниятова Л.Г. мәдәният йорты директоры Хасанова З.Т. белән берлектә, халкыбызның элеккеге йолаларын искә алып, “Наза”, “Гөлбану” уеннарын да уйнап, җырлы- биюле бәйрәм кичәсе оештырылды. Шулай ук төрле- кызыклы уеннар уйнатылды. Кичәгә килгән авыл халкы үзенең яшьлек елларын искә алып, күңел ачты.

Күргәзмәгә шагыйрәнең иҗаты белән укучыларны якыннан таныштыру һәм матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, китапханә фондыннан һәм газета-журналлардан материаллар куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International