ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Шул уңайдан 16 гыйнвар көнне, Теләче үзәк китапханәсендә бөек язучы – Лев Николаевич Толстойның иҗади мирасына һәм тууына 190 ел тулуга багышланган  «Зеркало русской души» исемле  китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә авторның китапханә фондында булган әсәрләре тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә белән китап укучылар 2018 елның ахырына кадәр таныша алачаклар.

Бүген мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары күңелле һәм кызыклы мультфильм карадылар “Нечкә бил”, “Чебурашка”, соңыннан шул мультфильмнар буенча рәсем ясадылар .

13 гыйнвар көнне Ямбулат авылы китапханәсендә"Табигатьнең һәр фасылы матур" дигән табигатькә карата күзәтү һәм "Исәнме, Яңа ел!" дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар мероприятия барышында кыш һәм яңа ел турында табышмаклар чиштеләр. Аннары барысы да  бердәм рәвештә мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Укучылар шулай ук кыш турында башваткычлар да чиштеләр. Чара ахырында балалар кыш турында  үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар.

 

Авыл җирлеге депутатлары Мухаметшиннар көче белән ел саен бу бәйрәм оешкан төстә уза. Быел да китапханәчеләр белән берлектә бу чара бик матур уздырылды. Кичәбез концерт программасы белән башланып китте. Кунаклар төрле конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар. Кыш бабайлар халыкка туңарга ирек бирмәделәр. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Яңа ел салюты белән бәйрәмебез тәмамланды.

Әлеге күргәзмәләр китап укучыларны китапханәгә күбрәк тарту өчен  бик әһәмиятле.  15 гыйнвар көнне китапханәдә  татар язучыларының юбилейлары уңаеннан  китап-күргәзмә төзелде. Китапханәдә  күргәзмәдәге китапларга информацияләр үткәрелә, татар әдәбияты көннәре үтә.

Беренче булып өлкәннәр группасы балалары белән , Хабирова Фәридә Фәритовна һәмФасхетдинова Рәфинә Илдусовна “Юл йөрү әлифбасы лабиринты”диеп аталган юл йөрү кагыйдәләре буенча квест уздырдылар , соңрак Сабирзянова Ләйсән Миннехановна дидактик уен алымнарын кулланып“Зирәкләр аланы” диеп аталган ачык шөгыль күрсәтте. Кунакларыбыз“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назировна, район мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү методисты Саетова Анна Николаевна эшчәнлекне зур кызыксыну белән күзәттеләр, ахырдан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Айдар авылы китапханәсендә бөек язучысы – Лев Николаевич Толстойның иҗади мирасына һәм тууына 190 ел тулуга багышланган  «Лев Толстой-это целый мир» исемле  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Үзгәртелеп торучы бу күргәзмәдән  рус классик әдәбиятын яратучылар ел дәвамында файдалана алачаклар.

Анда күпме тылсым һәм матурлык! Искечә Яңа ел бәйрәмен каршылау алдыннан Айдар авыл китапханәсе "Карлы кышның тылсымлы әкиятләре" исеме белән кычкырып әкиятләр уку оештырды. Балалар "Казлар-аккошлар", "Ай юрганы", Куян кызы", Т. Комзалованың "Новогодний почтальон", “Лесная красавица» китапларындагы әкиятләрне рольләргә бүлеп кычкырып укыдылар. Әкиятләр укыганнан соң,  китапханәче тормышта һәм бала тәрбияләүдә укуның әһәмиятле роле турында сөйләде. Үз чиратында укучылар да әкиятләрнең  мәрхәмәтлелек, өлкәннәргә хөрмәт хисе тәрбияләве турында нәтиҗә ясадылар һәм өйгә әкият китаплары яздырып алдылар.

Концертта Субаш авыл клубы каршында шөгыльләнүче “Нардуган” керәшен фольклор  халык ансамбле чыгыш ясап, Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, 12 январь көнне Айдар авыл китапханәсендә Р.Сабировның туганы Мамадыш районы Югары Бөрсет авылыннан рәссам, язучы Рәис Шаһи, тарихчы, галим, археолог Нурулла Гариф, Мамадыш районы Катмыш авыл җирлеге башлыгы Габидуллин Илшат Гафиятулла улы булып киттеләр. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International