ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

20-21 март көнне Балтач зонасында XIII  Республика яшьләр эстрада телевизион  “Созвездие-Йолдызлык 2018” фестивалендә Югары Кибәхуҗа мәдәният йорты үзешчәне Фәндус Гильметдинов катнашты. Ул 16-21 яшьлек вокал-җырчылар арасында 2 урын яулады.

Чарага килгән авыл халкы сайлауда  актив катнашып, мәдәният йорты янында  урта мәктәп укытучылары пешергән  тәмле коймактан авыз итеп, чәй эчеп кайтып китте. 

23 нче март көнне Баландыш авыл китапханәсендә «Рус язучылары һәм фикер йөртүчеләре арасында иң күренеклесе - Л. Н.Толстой»-дигән әдәби сәгать уздырылды. Толстойның әсәрләрен аңлар өчен аның шәхси тормышы белән  белән танышырга кирәк .Бу чарага «Без бу  исем белән яшибез,без бу исем белән горурланабыз», дигән  китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә  тәкъдим ителгән китаплар аның әсәрләренә һәм Толстойның тормыш һәм иҗатына багышланган иде. Балалар өчен  « Лев Николаевич Толстойның биографиясе» дигән презентация әзерләнде һәм күрсәтелде.

Шигырьләр белән җан сулый, моны шигъриятне яратканнар гына аңлый ала. 22 нче март Баландыш авыл китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан “Шигъри чәршәмбе” көне үткәрелде. ”Кычкырып укы!” дигән китап укучылар акциясе уздырылды. Китапханәгә килүчеләр бу акциядә бик теләп катнаштылар.  “Шигырьләрне яратыгыз, укыгыз!” дигән күргәзмә дә укучыларны үзенә җәлеп итте.

Әлеге чараның төп максаты; балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Әңгәмә барышында, укучылар белән үзебезнең туган як экология темасына карата сүз алып барылды. Шулай ук китапханәдә "Табигатьне саклыйк" дип аталган күргәзмә эшләде. 

Балалар белән берлектә актив рәвештә Л.Н.Толстойның «Өч аю» әкиятен куярга әзерләнәбез. Бергәләп курчаклар тегәбез, декорацияләр әзерлибез, сюжетлар өйрәнәбез. Тамаша 3 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти – әниләренә исәпләнелгән.

26 марта 2018 года с 15 до 19 часов в Арском межрайонном следственном отделе следственного управления Следственного комитета Российской Федерации по Республике Татарстан по адресу: г. Арск,
ул. Галактионова, д. 3 проводится единый день приема граждан по вопросам противоправных действий сотрудников правоохранительных органов и ненадлежащего оказания медицинской помощи.

По всем вопросам обращаться по тел. 8(843-66)32380, 8(843-66)30263.

Бу айлыкта план нигезендә, укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан, төрле чаралар үтә. “ Һәр һөнәрдә бик яхшы”, “Әти-әниемнең һөнәре” темаларына сыйныф сәгатьләре үтте. Төрле уку йортлары белән ачык ишекләр көне, очрашулар планлаштырыла.

23 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары мәктәп китапханәсендә кунакта булдылар. Алар анда китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, табышмакларга җавап бирделәр, яңа китаплар белән таныштылар. Китапханәдән балалар күтәренке күңел белән чыктылар. Киләчәктә актив китап укучылар булачакларына ышандырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International