ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Китапханәче барыбызның да яраткан шагыйре А.С.Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннары "Минем яраткан әкияти героем" дигән бәйге, А.С.Пушкинның әкиятләре буенча викторина үткәрелде. 

Баландыш авыл китапханәсендә Россия көне уңаеннан «Мин яратам сине Россия» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, «Рәсәй символлары» турында презентация күрсәтте. Катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсем конкурсында катнаштылар.

Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә укучылар өчен Россия көне уңаеннан «Мин Россия гражданы» темасына ачык хавада патриотик сәгать үткәрделәр. Балалар Рәсәй дәүләтенең символлары белән таныштылар. Соңыннан балалар мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

12 июнь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. урта мәктәптә оештырылган җәйге лагерь балалары белән «Россия – Родина моя» исемле танып белү сәгатен үз илебезнең язмышы өчен җаваплылыкны тою, үз Ватанына горурлык тәрбияләү максатыннан үткәрде.

9 июньдә,  Россия көне уңаеннан , Айдар авылы китапханәсендә балалар арасында “Мин Россиядә яшим”- "дип исемләнгән рәсем конкурсы булып  узды. Россия көнен билгеләп, без үзебезне бөек дәүләтебезнең бер өлеше итеп тоябыз, Россия балалары булу белән горурланабыз.

 8 июнь көнне  Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р .  ”Ак каен” лагерына йөрүче укучылар белән начар гадәтләргә каршы профилактика максатыннан  “Балаларыбызны ялгышулардан саклыйк” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Алар газеталардан бигрәк тә "Безнең гәҗит", "Туганайлар","Казан утлары" газета -журналлларын үз иттеләр. Күбрәк әдәби китапларны алып килүне сорадылар. Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр", Р. Шайдуллинанын "Ялантауга ай кунган", Зифа Кадырованың китапларын үзләренә укырга калдырдылар. Алар бик канәгать булып калдылар.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә "Яраткан илебез - Россия" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Бу күргәзмәгә китап укычылар белән күзәтү үткәрелде.

Бәйрәм уңаеннан, ял паркында Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре “Иркен минем туган илем...” дигән әдәби марафон уздырды, «Минем Ватаным – Россия» китап күргәзмәсе оештырды һәм Россия көненә багышланган буклетлар өләште.

2018 елның 1 июнь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  “Ирекле Волонтер” үзәге белән берлектә, Балаларны яклау коненә багышланган бәйрәмгә “Балачакның якты буяулары” исемле бәйрәм чарасы уткәрделәр. Әлеге бәйрәмнең төп максаты: бердәмлек хисен тәрбияләү, физик күнегүләр ясауга кызыксынуны уяту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International