Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары гражданнарны бергәләп кабул итә

2021 елның 3 декабре, җомга

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 10 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары гражданнарны бергәләп кабул итәләр.

Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең Татарстан Республикасы прокуроры урынбасарына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрендә җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Олег Даминовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International