Социаль элемтәләр бик әһәмиятле һәм ул һәркемгә дә кирәк, мөмкинлекләре чикле булган кешеләр да искәрмә түгел. Социумның тулы канлы тормышындагы актуаль проблемаларны хәл итүнең мөмкин юлларына кагылып, үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен ел саен декабрь аенда Инвалидлар көне билгеләп үтелә. Үзләрен кайгыртырга мөмкинлеге булмаган кешеләргә, әлбәттэ башкалар тарафыннан ярдәм, кайгырту, мәхәббәт кирәк. Бу көн - җәмгыятькә тормышы чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында чираттагы искәртү булып тора.
Шул уңайдан 3 декабрь көнне районыбызга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Депутаты Нуриев Марат Габделхәй улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты Җиһаншин Илдус Азат улы килделәр. Алар Теләче районы башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган бала тәрбияләүче гаиләләрдә булып, аларга истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.