Билгесез солдат көне-Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата,ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Бу истәлекле көннең мәгънәсе-сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган,ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын мәңгеләштерү. Шул уңайдан 2 декабрь көнне Олы мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  обелиск янындаукучылар катнашында “Исемең синең билгесез ,Батырлыгың мәңгелек” –дип исемләгән мәгълүмати сәгать  үткәрделәр. Китапханәче бу көн турында аңлату эшләре алып барды. Укучылар обелискка чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International