Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә әңгәмә формасында «Тарих сәхифәләрен барлаганда " дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар Сталин репрессияләре, армиячеләр хезмәте, сәяси тоткыннар, күченүчеләр кебек төшенчәләрнең мәгънәсен ачыкладылар. Әңгәмә барышында яшьләр узган еллардагы вакыйгаларны раслаучы тарихи фактлар белән таныштылар, өстәмә итеп, сорауларга җавап бирделәр, мисаллар китерделәр. Сталин тираниясенә кагылган кешеләрнең язмышларын күз алдыннан кичереп үттеләр.