Районыбызның тарихы 1935 елда башланып китә. Район булып нибары 24 ел яшәгәч, ул Саба районына кушыла. 1991 елны районыбызның мөстәкыйльлеге яңадан торгызылды.
2021 ел безнең өчен зур бәйрәм- Теләче районы үзенең 30 еллыгын бәйрәм итә. Районыбыз елдан-ел үсә, матурая. Без үзебезнең районыбыз белән һәрберебез горурлана алабыз. Тагын да зур уңышларга ирешергә язсын сиңа, Теләчем! 31 нче октябрь Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган ягым Теләче” дип исемләнгән фото-бәйге үткәрделәр.