Ачы мәдәният йортында Халыкара анимация көненә багышланган "Мультфильмнәр иленә сәяхәт" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Балалар «Мультипликация» һәм «Анимация» сүзләренең нәрсә аңлатуын белделәр, мультфильмнарның ничек барлыкка килүен, төрләре белән таныштылар . Чарада балалар үзләрен чын мультик белгечләре итеп күрсәттеләр. Алар викторинада мультфильм геройлары турында табышмаклар чиштеләр.