Октябрь аенда районда “Эшмәкәрлек дәрес”ләре проекты башланып киткән иде.

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Аның максаты район мәктәпләрендә эшмәкәрләр белән, югары сыйныф укучылары өчен очрашулар үкәрү иде. Район эшмәкәрләре оешмасы җитәкчесе Борһанов Шамил Галимҗан улы җитәкчелегендә үткән очрашулар барлыгы 11 мәктәптә оештырылды. Һәм менә, укучылар эшмәкәрләр белән генә очрашып калмыйча, ә аларның эш алымнары, барышы белән дә күзгә-күз таныша алды. “Эшмәкәрлек дәрес”ләре проектының икенче этабы сәнәгать предприятиеләрендә булу. Бүген әлеге мөмкинлектән Теләче урта мәктәбе укучылары да файдаланды. Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә урнашкан предприятие эшчәнлекләре белән якыннанрак танышты алар. Әлегедәй очрашулар соңгысы булмас, - диде проектны оештыручылар, кирәкле кадрлар, белгечләр әзерләү мәктәп чорыннан ук башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International