Шармыш авылы китапханәсендә язучының иҗатын һәм тормышын чагылдырган «Писатель, потрясающий души!» исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә «Идиот», «Преступление и наказание», «Униженные и оскорбленные», «Бесы», «Бедные люди» һ.б. әсәрләре урын алды. Аның әсәрләре бүген дә актуаль. Күргәзмә янында укучыларга әңгәмә үткәрелде, Достоевский әсәрләренең яраткан өзекләрен кычкырып укыдылар.