Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә кунакта Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры, Россиянең атказанган спорт мастеры Марсель Шәрипҗан улы Таһиров булды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры, Россиянең атказанган спорт мастеры Марсель Шәрипҗан улы Таһиров кунакта булды. Марсель Таһирович көрәш буенча мәктәпнең материаль базасы белән танышты.

Марсель Таһиров көрәшче егетләребез белән якыннан аралашып, аларга үзенең киңәшләрен бирде. Зур уңышларга ирешү өчен, спорт белән даими шөгыльләнергә, көрәш тәмен “тоярга", конкурентның гамәлләрен күзәтеп торырга, көрәш техникасын камилләштерү өстендә эшләргә кирәклеген әйтте.

 «Рухи көч тә кирәк», - дип билгеләп үтте Марсель Шәрипҗанович.

 Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов һәм Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Гильван улы Фәтхуллин Милли көрәш буенча ярышларның ел саен безнең мәктәптә үткәрелүен әйттеләр.”Бик күп кунаклар җыела, спорт сөючеләр, җирле халык  килә. Быел да гадәттәгечә  Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында үткәрелер, дигән теләктә калабыз», - диде Нәҗип Нәкыйп улы.

"Нигездә, барлык уңышларның башлангычы -  физкультура укытучысы  Аскаров Венер Ибрагимовичның  тырышлыгы” - дип өстәде Марат Мөхәррәмович. Кунакларны киләчәк чемпионнар белән эшләү планы белән дә таныштырды Марат  Мөхәррәмович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International