“Моңнар агыла туган җирдә”

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Айдар авыл җирлегенә кергән үзешчәннәр катнашында Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан  “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗат фестиваленең җирлекләр арасында йомгаклау концерты булып узды. Концерт, күргәзмәләрне оештыруда Айдар авыл китапханәчесе Алсу Фаляхова да актив катнашты. “Балкыш” фольклор төркеме килгән кунакларны  татар халкының борынгыдан килгән “Каз өмәсе” йоласы белән каршы алдылар. Фойеда мәдәният, мәктәп, авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр урын алды. Бәйрәм чарасында якташыбыз, Татарстанның  атказанган артисты Марсель Вагизовның катнашуы да матур хатирәләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International