"Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!"

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

"Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясе кысаларында бүген Иске Җөри авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре клуб берләшмәсе белән берлектә, яшьләр арасында наркомания таралуны кисәтү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан, наркотикларга каршы акция уздырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм волонтерлар «бердәм ышаныч телефоны» буклетлары һәм Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтләрнең телефон номерлары язылган визиткалар тараттылар. Шулай ук акциядә катнашучылар социаль хезмәтләрнең телефон номерларын да бирделәр, анда наркотикларга бәйлелеге булган затлар белән гаилә эчендәге конфликт булган гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү буенча консультация алырга, наркотикларга бәйле кешеләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча сораулар бирергә мөмкин. Акцияне оештыручылар кыскача гына балалар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавы турында сөйләделәр һәм халыкны спорт белән актив шөгыльләнүгә өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International