ZOOM онлайн режимында район башлангыч сыйныф укытучыларының «Башлангыч сыйныф укучыларының танып-белү эшчәнлеген үстерү чаралары буларак цифрлы мәгълүмати технологияләр» дигән темага киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә башлангыч сыйныф укытучылары түбәндәге темаларга чыгышлар ясадылар: «Башлангыч сыйныф укытучыларының һөнәри эшчәнлегендә интернет-технологияләр» (Шаһиазданова Энҗе Тимершаех кызы, Алан урта мәктәбе); “Укучыларда төп компетенцияләрне булдырырга мөмкинлек бирә торган цифрлы мәгълүмат технологияләрен куллану үзенчәлекләре". (Муллахмәтова Ризәлә Габделхәй кызы, Иске Җөри урта мәктәбенең Тиләҗе башлангыч мәктәбе филиалы); “Федераль дәүләт стандартлары бурычларын уңышлы хәл итү өчен кирәкле шарт буларак укыту-методик һәм мәгълүмати-методик ресурслар". (Хаҗиева Айсылу Халит кызы, Теләче урта мәктәбе); "Предметларны укытуның иң нәтиҗәле технологияләрен куллану, балаларны уңышлы укыту һәм тәрбияләү өчен төрле вариатив алымнар» (Рәхимова Людмила Николаевна, Шәтке урта мәктәбе); «Бөтенроссия тикшеренү эшләренә әзерлек» (Фәрхуллина Гөлнара Җәлил кызы, Теләче урта мәктәбе).
Утырыш ахырында башлангыч белем бирү буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулла кызы киңәшмәгә йомгак ясады һәм алга таба бурычлар билгеләнде.