Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сандык төбе - сары алтын” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чара мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары катнашында үтте. Балалар борынгы көнкүреш әйберләре, аларның кулланышы, элеккеге бизәнү, чиккән әйберләр белән танышты. Укучылар бик игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.