Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Җәлил укулары” IV Халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу туры узды.

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Җәлил укулары” IV Халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу туры узды. Жюри әгъзалары җибәрелгән видеоязмаларны карап бәя бирде. Халыкара әдәби бәйгегә районыбыздан барлыгы 94 эш кабул ителде. Ел саен уздырыла торган әлеге конкурс сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, алдагы бәйгеләрдә дә актив катнашуыгызны көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International