Коррупция - хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларының берсе булып тора. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә бүгенге көндә зур игътибар бирелә. Укучыларның игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итү максатында, 7 декабрьдә Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Әдәби геройлар ришвәткә каршы” дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Укучыларга танышу өчен вакытлы матбугат чараларыннан мәкаләләр, әдәби әсәрләр тәкъдим ителде, аларда коррупция темасы, бу күренешкә каршы көрәш чаралары, закон бозган кешеләргә нинди җәза янавы турында сөйләнде.