Worldskills Tyulyachi-Junior 2021

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

13 декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә районыбыз укучылары арасында “Worldskills Tyulyachi-Junior 2021” ярышлары үтте. Ниндиерәк ярыш иде соң бу? Аның максаты-бөтен дөнья буенча һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын һәм стандартларын күтәрү, эшче һөнәрләрне бөтен дөнья буенча халыкара ярышлар уздыру аша популярлаштыру.  Әлеге ярышларга  1946 елда нигез салына. Белгәнебезчә район эшмәкәрләре ноябрь аенда “Эшмәкәрлек дәресләре” проектын башлап җибәргән иде. Беренче этапта алар барлык район мәктәпләрендә булып, “нәрсә ул эшмәкәрлек? Аның максатлары нинди? кебек сорауларга җавап бирде.  Икенче этап  укучылар белән Теләчедә эшләп килүче сәнәгать мәйданчыгында булу иде. Һәм менә өченче этап әлеге эшче-яшьләрнең үз-ара ярышларда көч сынашуы. Ярышларны ачу тантанасына муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та килде. Ул мәктәп белән танышып, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Укучылар барлыгы 10 компетенциядә, ягъни үзләрен төрле профессия вәкилләре буларак сынап карый алды. “Повар-кондитер”, “Чәчтараш”, “Журналистика», “Җиләк-җимештән матурлык тудыру”, “Флористика” һәм башка бик күп төрле һәнәр ияләре булды бүген укучылар. Һәр номинациядә җюри объектив бәя биреп, 1,2,3 урыннарны бүләкли барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International