"Могҗиза куллар" клубы кысаларында Теләче муниципаль районы «Родник» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә «Тегү эше» юнәлеше буенча дәресләр үткәрәләр. Дәресләр хезмәт тернәкләндерү кабинетында уза. Аның эшчәнлеге гаиләләрне үзмәшгульлеккә мотивацияләүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Бүгенге көндә дәресләргә дүрт әни йөри. Чираттагы дәрес барышында социаль эш буенча белгеч Кашапова А.Х. тегү машинасында эшләгән вакытта куркынычсызлык техникасын үтәү буенча инструктаж үткәрде, шулай ук эшләнмәләр ясау һәм кисүләрне күрү буенча мастер-класс күрсәтте. Ата-аналар хезмәт тернәкләндерү кабинетына бик теләп йөриләр.