Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан «Телэчем, 30 еллык юбилеен белән» дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. Яшьләр районның оешу тарихы, аның җитәкчеләре, районнан чыккан күренекле шәхесләр белән таныштылар. Чара викторина сорауларына җавап бирү белән тәмамланды.