Бу күренешләр бүген яшьләр арасында киң таралган һәм яшүсмерләр тормышына зур тискәре йогынты ясый.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Наркотикларсыз яшәү-бик шәп!» дип исемләнгән чара уздырдылар. Әлеге чараның максаты-наркотиклар куллану проблемасына игътибар җәлеп итү, яшь буынны тыелган препаратларның куркынычлыгы турында уйланырга мәҗбүр итү иде.