Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм”-дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга мәдәният хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешенең төшенчәсен ,сәламәтлекне саклауның әһәмиятен аңлаттылар,сәламәтлекне ныгытучы һәм какшатучы факторлар белән таныштырдылар.Физик күнегүләр белән шөгыльләнү,үзеңнең организмыңны чыныктыру,зарядка ясау,күбрәк хәрәкәтләнүнең нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркем белә.