«Татар биюе»

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Нәкъ менә бию – Җирнең төрле почмакларында элек-электән үсә торган халык иҗатының иң ачык мисалы, дигән фикер белән килешми мөмкин түгел. Хореографик стильләрнең һәм образларның бик күп төрлелеге теге яки бу халык, аның тормышы, рухи халәте һәм мәдәнияте турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә. Татар халык биюенең популярлыгы көннән-көн арта. Бүген бер генә бәйрәм дә халык биюләреннән башка үтми, мөгаен. Айдар авыл мәдәният йорты каршында эшлэп килүче бию берләшмәсенә йөрүчеләр татар халык биюе буенча «Татар биюе» дигән мастер-класс үткәрелде. Мастер-классның максаты татар милли бию мәдәнияте белән танышу иде. Татар халык биюенең төп элементлары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International