Бүгенге көндә яшьләрнең шәһәргә күченеп китүе, авылларның бушап калуы актуаль проблемаларның берсе булып тора.

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Шуңа күрә Баландыш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре һәрдаим, яшьләрне җәлеп итәр өчен, төрледән-төрле чаралар, очрашулар оештырып торалар. Узган атнада шундый очрашуларның берсе булып узды. Биредә югары сыйныф укучылары ни өчен шәһәрнең өстен булуын, авылда һәм мәдәният йортында нинди яңалыклар күрергә теләүләре турында фикерләрен җиткерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре исә, алар белән фикер алышып, авылларны саклап калуның мөһимлеген аңлаттылар😊

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International