Икмәк – яшәү чыганагы, сәламәтлек һәм иминлек символы, табигатьнең иң борынгы һәм гаҗәеп продуктларының берсе.

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Тормышыбызның бер генә көне дә иписез узмый. Әбде авыл китапханәсендә балалар өчен үткәрелгән «Икмәк - бөтен нәрсәгә баш» дип исемләнгән танып-белү сәгате нәкъ менә икмәккә багышланды. Чара барышында балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, борынгы Рәсәйдә икмәк пешерүгә кешеләр хөрмәт белән карадылар. Балалар үз белемнәрен, икмәк викторинасы сорауларына җавап биреп күрсәттеләр. Танып-белү сәгате барышында икмәк турында шигырьләр яңгырады. «Икмәк безгә табынга килсен өчен нинди һөнәр кирәк?» дигән темага фикер алыштылар. Чара ахырында балалар үзләре өчен нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International