Алан авылы китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Телләребез ,көйләребез төрле, төп байлыгы шулдыр халкымның” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Ул татар халкының милли мирасын саклау, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Чара барышында балалар китап күргәзмәсе, милли кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштылар, татар орнаментларын кәгазьгә төшерделәр. Соңыннан шул орнаментларны кулланып кием эскизлары да ясадылар.